news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрә Рәсимә Ильясова: «Әдәби марафонда»да гаилә белән катнашабыз

Шагыйрә Рәсимә Ильясова: «Әдәби марафонда»да гаилә белән катнашабыз
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләр арасында гаиләләре белән катнашучылар да күп, диләр оештыручылар. Шундыйларның берсе – Башкортстанның Чакмагыш районы мактаулы шәхесе, ветеран-укытучы, күпсанлы китаплар авторы шагыйрә Рәсимә Ильясова да бу хакта фикерләрен белдерде.

«Стажлы әдәби марафончымын. Алты тапкыр әдәби марафонда катнаштым. «Әдәби марафонда»да гаилә белән катнашабыз: кызым, киленем, оныгым да кушыла. Мин моңа бик сөенәм. Оныгым бу юлы Резеда Шакирова һәм Люция Әблиеваларның китабын сайлады. Гыйнварда исә Мөнир Вафинның «Котырган болыт» китабын укыячак. Үзем «Ак каурыйдан моң тама» китабындагы иҗатташларым белән таныштырырга ниятлим. Үзем мин гомеремне балаларга белем бирүгә багышлаган мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак та марафонның әһәмиятен югары бәялим. Балалар матур әдәбият белән таныша, укытучыларыннан үрнәк алу мөмкинлегенә ия. Ә иң мөһиме – язучылар белән дә очраша», – ди әңгәмәдәш.

Фото: © «Татар-информ» өчен Рәсимә Ильясова тәкъдим итте

Ильясова Туймазыдагы Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге «Илһам» төбакара һәм Чакмагыш районының «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәләре әгъзасы булуын да әйтте. Ул марафонда «Илһам» берләшмәсен җитәкләүче язучы Нурия Валиәхмәтованың командасы сафында катнаша.

Марафонда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова, проектта бик күп мөгаллимнәр катнашуын ассызыклады.

«Әдәби марафон» бу залда җыелучыларның барысының да күңеленә ныклы адымнар белән килеп утырган. Зур вакыйга. Китап уку һәрвакыт җанга дәвалы шифа булган һәм күңел түрендә шатлыклы хисләр уяткан. Әлеге проект рухи мирасыбызны барлау һәм саклау юлында ышанычлы чара булып тора. Туган тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе марафонны оештыручыларга һәм һәркайсы катнашучыга рәхмәтләрен белдерә. Монда бик күп татар теле укытучылары да катнаша, алар Татарстаннан гына түгел. Россия Федерациясенең төрле төбәкләренең кушылалар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чара барышында марафон үткәрелә башланганнан ук бер өзлексез – 2888 көн дәвамында әдәби әсәрләр белән таныштырып барган Рәзинә Сәйфетдинова да бүләкләнде. Аннары ясалма фәһем ярдәмендә бөек язучы Габдулла Тукай белән ясалган видеоязма күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot