news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Лилия Газизова: Габдулла Тукай киң җәмәгатьчелеккә танылмаган

Шагыйрә Лилия Газизова: Габдулла Тукай киң җәмәгатьчелеккә танылмаган
Абдул Фархан

Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбияты мөгаллиме, шагыйрә, эссеист Лилия Газизова Габдулла Тукайның дөнья күләмендә танылмаганын әйтте.

«Дөресен әйтим, Габдулла Тукайны Төркиядә бик аз кеше белә, ул Төркиядә һәм, гомумән, дөньяда танылмаган диярлек. Әйдәгез, дөньяга күзләрне ачып карыйк, «Тукай бөтен дөньяда танылган» дип, иллюзияләр белән яшәмик. Юбилей чаралары үткәрелсә дә, аны бары тик университетта төрки әдәбият белән шөгыльләнгән фән өлкәсендәге галимнәр яисә үзләре кызыксынып төрки әдәбиятны өйрәнүчеләр генә белергә мөмкин. Әмма ул киң җәмәгатьчелеккә танылмаган», - диде ул Тукай әдәби музеенда оештырылган түгәрәк өстәлдә.

Лилия Газизова әйтүенчә, Төркия йөз ел элек феодал ил булган, шуңа күрә анда югары белем алган кешеләр күп түгел. «Минем студентларымның 90 проценты – гаиләләрендә университетта югары белем алучы беренче кешеләр. Бу – яхшы яки начар дип бәя бирәсем килми», – диде ул.

«Ни өчен Совет чорында Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим кебек, татар шагыйрьләре дә Россиякүләм танылу ала алмаган? Талант дәрәҗәсе ягыннан түбәнрәк булганнармы, әллә Мәскәү тәрҗемәчеләренә дагыстанлылар кебек сый-хөрмәт күрсәтә алмаганнармы? Россияле була алмаганнармы?» – дип сорау бирде шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт.

Шагыйрә әлеге кешеләрнең дәүләткә хезмәт иткәнен әйтте. «Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим Россия дәүләтенә хезмәт иткәннәр. Тукай белән барысы да катлаулы. Ул – халыкчан һәм милли шагыйрь. Тукай татар халкын башкачарак күргән», – дип җавап бирде Лилия Газизова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100