news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Лилия Газизова Габдулла Тукай әсәрләренең тәрҗемәсе темасына диссертация яклаган

Шагыйрә Лилия Газизова Габдулла Тукай әсәрләренең тәрҗемәсе темасына диссертация яклаган
Абдул Фархан

Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбияты мөгаллиме, шагыйрә, эссеист Лилия Газизова «Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләрдәге лирикасы: тарих һәм поэтика» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.

«Эзләнә торгач, Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү турында бер генә монография дә, диссертация дә булмавы ачыкланды. Аерым фәнни мәкаләләр генә бар, ләкин алар да берничә генә. Хатыйп Миңнегулов, Эльвира Аминева һәм Зөфәр Рәмиевның фәнни хезмәтләрендә бер бүлек кенә Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләренә багышлап язылган булган», - диде Лилия Газизова Габдулла Тукай музеенда оештырылган түгәрәк өстәлдә.

Лилия Газизова Төркиядәге Эрджиэс университетында 4,5 ел элек рус әдәбиятын укыта башлаганнан бирле Габдулла Тукай әсәрләрен тәрҗемә итү темасы белән кызыксынган. «Фәнни җитәкчем – Венера ханым Әминованың яхшы булуы бик зур роль уйнады, ул – бик уникаль кеше. Без аның белән гел элемтәдә булдык, аралашып тордык. Баштан хәзерге яшь татар шагыйрьләренең, аннан соң классикларның шигырьләре тәрҗемәсе турында уйландык. Уйлый торгач, Габдулла Тукай фигурасы барлыкка килде», - ди ул.

«Миңа, иң элек, тарих кызыклы иде: Тукай әсәрләрен рус теленә кайчан, кемнәр тәрҗемә итә башлаган, алар кайда басылып чыккан һ.б. Бу диссертация – Габдулла Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүгә багышланган беренче күләмле хезмәт. Фәнни эштә тәрҗемә әсәрләрне чорларга аерып карадым. Беренче чор: революция кадәр чыккан тәрҗемәләр. Икенчесе – Совет чоры. Өченчесе – Советлар Союзыннан соңгы чор. Ул бүгенге көнне дә колачлый», - диде Лилия Газизова.

Шагыйрә диссертацияне 1,5 ел язган. «Төркиядә фәнни хезмәтемне тәкъдим иткәч, аны кабул иттеләр. Шулай итеп, миңа Төркиядә Dr.Janti дигән фәнни дәрәҗә бирделәр», – диде Лилия Газизова.

  • Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр якланган диссертациягә – 13 ел, дип язган идек. Тукай иҗаты буенча диссертация яклаучылар исемлеге: М. Фәйзуллина (1943), Якуб Агишев (1946), Резедә Ганиева (1964), Наип Ләисов (1970), Нурфия Гафиятуллина (2002), Диләрия Абдуллина (2005), Кадрия Габбасова (2009).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100