news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова Удмуртиядә Кистем мәктәбе укучылары белән очрашкан

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова Удмуртиядә Кистем мәктәбе укучылары белән очрашкан
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://vk.com/yanaryshudm

Балалар шагыйрәсе, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Йолдыз Шәрапова Удмуртиядә кунакта булган. Бу турыда Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Яңарыш» газетасында, Балезино районы Кистем урта мәктәбендә шагыйрә белән җылы очрашулар узды. Ул 1 ноябрьдә Кистем мәктәбендә үткән XIX «Илһам» районара укучылар бәйгесендә жюри әгъзасы буларак катнашты. Укучылар белән әңгәмә корды, шигырьләрен укыды, китапларын бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot