«Мин, дөресен генә әйткәндә, кайчагында үзем дә шигырьләрне аңламыйм. Ләкин аңлау ул кабат-кабат укудан килә. Мин бер ел мехматта укыдым, без дәресләрдән тыш Бродский шигырьләрен укый идек, аңламый идем. Аңлау миңа берничә елдан соң гына килде. Мин аның ни дәрәҗәдә зур һәм тетрәндергеч шагыйрь икәнен аңладым. Шигырь бер укуда ачылмаска да мөмкин һәм бу – нормаль хәл, аңа борчылырга кирәкми. Ул синең шагыйрең икән – ниндидер халәт килер яки тәҗрибәң тупланыр һәм ул сиңа ачылыр. Әгәр ул синең шагыйрең түгел икән, ачылмаска да мөмкин – бу да трагедия түгел. Сәнгать ул кешенең кабул итүеннән тора. Авторның бер хисе сиңа якын булырга, икенчесе сиңа якын булмаска мөмкин – якын булганын үзеңә аласың – шул гына», – ди ул.
Кичәдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайтында Рузилә Мөхәммәтова язмасында укый аласыз.