news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Шәехзадә Бабичны туган авылы Әсәндә искә алганнар

Шагыйрь 24 яшендә милли азатлык хәрәкәте дошманнары тарафыннан җәзалап үтерелгән.

Шагыйрь Шәехзадә Бабичны туган авылы Әсәндә  искә алганнар
Фото: Юлдаш.Вести

Татар-башкорт шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичның туган авылы Әсәндә «Халкым өчен җырлыйм» дип аталган хәтер кичәсе оештырганнар. Бу хакта Башкортстанның Дүртөйле районы Юлдаш сайты яза.

Чара Әсән авылының шагыйрь музей-йортында уза. Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреаты, Уфадагы «Акбүзат» балалар журналы редакторы Лариса Абдуллина шагыйрьнең шәҗәрәсен төзегән, аның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән. Кичәдә ул кунакларны Бабичның тәүге шигырь-такмаклары, казах далаларында мөгаллимлек итү чоры, татар һәм башкорт халык иҗатына нигезләп, үз шигырь язу техникасын үстерүе турында таныштырган.

Фото: © Юлдаш.Вести

Музей мөдире Юлия Вәлиева Шәехзадә Бабичның шагыйрь, сатирик, фәләсәфәче булудан тыш, бик яратып мандолина чиртүе, җырларга яратуы, милләт азатлыгы өчен җан аткан бунтарь йөрәкле көрәшче дә икәнлеген сөйләде. 

Чарада Шәехзадә Бабич исемен йөртүче Әсән урта мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәре, Дүртөйледә яшәүче Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары Мөдәрис Мосифуллин, Рафаил Хафизов, Илдус Тимерханов, «Дулкын» әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты. Кунаклар музей территориясенә куелган шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә Илдус Тимерханов.

Шәехзадә Бабич 1895 елда Башкортстанның хәзерге Дүртөйле районына кергән Әсән авылында Мөхәммәтзакир мулла белән Бибисаҗидәбану абыстай гаиләсендә туган. 1919 елның 28 мартында Башкортстанның хәзерге Зилаер районына кергән Зилаер бистәсендә милли азатлык хәрәкәте дошманнары тарафыннан 24 яшендә җәзалап үтерелгән.

Бабичның әдәби мирасы татар әдәбиятының Алтын фондына кереп калган: «Газазил» поэмасы, «Китабеннас» эпиграммалар китабы, «Халкым өчен», «Хөр милләт», «Скрипка», «Мандолин», «Исемнәр бакчасы», «Язгы җыр», «Бер минут» һ.б. йөзләрчә шигъри әсәрләре, серле-шаукымлы «Кандала» балладасы, публицистик язмалар, фельетоннар, сатирик әсәрләр.

Фото: © Юлдаш.Вести

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100