news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрь Рифкать Хисмәт вафат булган

Ульяновск өлкәсенең танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Хисмәт вафат булган. Аңа 13 июльдә 87 яшь тулган иде, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Сембер шәһәрендә яшәп иҗат иткән Рифкать Хисмәт Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында туа. Әтиләре сугышта һәлак булып, ятим калган дүрт бала әниләре кулында тәрбияләнеп үсә. Рифкать Хисмәт мәктәптә укыганда ук әдәбиятка, шигърияткә тартыла. 1954 елда ук район газетасында шигырьләре басыла башлый. Озак еллар дәвамында «Өмет» газетасы белән иҗади хезмәттәшлек итә.

Рифкать Хисмәт – халыкчан рухлы шагыйрь иде. Аның шигърияте үзенең асыл эчтәлегендә туган телгә, туган туфракка, милли-мәдәни һәм тарихи мирасыбызга, милли гореф-гадәтләргә самими тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Ул ике китап авторы. Аның шигырьләре «Сембер язлары» альманахының сигез чыгарылышында да урын алган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot