news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Ленар Шәех Тукай премиясенә дәгъва итә

Шагыйрь Ленар Шәех Тукай премиясенә дәгъва итә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

6 март көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы «Әллүки» яшь иҗатчылар берләшмәсе утырышында шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә үз намзәте тәкъдим ителүен әйтте. Шагыйрьне «Евразия иҗади гильдиясе» коммерцияле булмаган оешмасы тәкъдим иткән.

«Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүем – ул минем аңа мөнәсәбәтем. Премиягә лаек булу өчен өлкәнәергә, җитмеш, сиксән, хәтта туксан яшькә җитү мәҗбүри дигән калыпка салынган фикер белән килешмәвем, ризасызлыгым. Тагын күпме гомер татар әдәбияты үткән заманда гына яши ала?! Бу - бик зур проблема, моңа дәүләт тарафыннан җитди игътибар сорала», - диде Ленар Шәех «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Равил Фәйзуллинның 34 яшендә, Илдар Юзеев – 47дә, Ркаил Зәйдулла 48дә Тукай премиясенә лаек дип табылганына игътибар итәргә чакыра. «Аннары өлкән яшьтәге барлык Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да Тукай премиясе лауреаты булырга тиеш дигән принцип юк. Алар алып бетергәнче безнең буын картая бит инде. Галәм кануннары буенча, баланс югалса, система үзе дә җимерелә», – диде Ленар Шәех.

  • Ленар Шәех үзенең 35 китап авторы булуын әйтә. Шуларның 21е - татар, 7се - рус, 2се - инглиз, 2се – поляк телендә, кыргыз, француз, башкорт телләрендә берәр китабы бар. Болардан тыш 8 китабы - төрле телләрдән тәрҗемәләр, 51 китапны төзеп бастырган. Ленар Шәех үз тырышлыгы белән дөнья күргән китапларның саны – 94 икәнен. Ул әсәрләрне дөнья киңлегендә тарату юнәлешендә дә эшләвен билгеләп үтте.

«Мин өлкәннәргә каршы түгел, алсыннар, ләкин киләчәк барлыгын, онытмасыннар. Тукай премиясе ул, башкарган эшләрне бәяләү белән беррәттән, яңа әсәрләр язу өчен стимул да булырга тиеш. 2024 елда премия яше белән дә, эше белән дә Тукайга якын булган язучыга бирелсә, әйбәт булыр иде. Яшь яңа лауреат кем генә булса да, сөенәчәкмен», - ди Ленар Шәех.

Ул «аксакал язучылар безне яшь дип йөртәләр, гәрчә кырык тирәсендә йөрибез бит инде», - ди. «Бу дөрес тә, без алар өчен һәрвакыт яшь булып калачакбыз, ләкин ул абый-апаларның 40-50 яшьлек «яшь» чагын яхшы хәтерлибез. Еллар узган саен, без Тукай яшеннән ераклашабыз», – диде ул.

  • 2024 елгы премиягә шагыйрь үзенең 3 китабын тәкъдим итә: Инглиз телендә дөнья күргән «One of you: A Collection of Poems» («Сезнең арадан берәү: шигырьләр»). Китап 2017 елда Лондонда басылган. Француз телендә дөнья күргән «Mon coeur brûle comme un feu: nouvelles» («Йөрәккәем янганга: хикәяләр»). Китап 2021 елда Парижда басылган. 2021 елда Казанда басылган «Казан – Мәскәү: шигырьләр, поэмалар, балладалар» китабы.
  • Евразия иҗади берлеге (Евразийская Творческая Гильдия) Eurasian Creative Guild – 2015 елда Лондонда оештырылган иҗтимагый оешма. Аның максаты Евразия төбәгендәге мәдәният һәм сәнгать әһелләрен инглиз телле мохитта берләштерү һәм аларга ярдәм итү диелгән. Берлек төрле илләрдә фестивальләр оештыра, аларда иҗади кешеләр яңа проектларын тәкъдим итә, хезмәттәшләре эшчәнлеге белән таныша ала. Хәзерге вакытта Гильдиядә 73 илдән 3000 кеше бар. Берлекнең рәисе Гарет Стамп (Gareth Stamp), Ленар Шәехнең дәүләт комиссиясесенә юлланган ходатайствосын ул имзалаган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100