news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Ленар Шәех Мәскәүдә дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган китабын тәкъдим итте

26 ноябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь, язучы, тәрҗемәче, «Татарстан китап нәшрияты»ның баш мөхәррире Ленар Шәехнең яңа китабын тәкъдим иттеләр. Бу аның халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгеч, СССР һәм Россия дипломаты, язучы, Көнчыгышны өйрәнүче Йолдыз Хәлиуллинга багышланган икенче хезмәте. Әлеге мәшһүр шәхес турында кунакларга автор үзе сөйләде.

Төрле телләрне өйрәнү дөньяга карашны киңәйтә һәм кешене баета. Хәлиуллин урду, һинд, индонезия, инглиз, немец, француз, төрек һәм, әлбәттә, татар телен белә. Чөнки туган телен оныткан кеше үзенең милли үзенчәлеген дә югалта, ди Шәех.

«Никадәр күбрәк тел белсәң, дөньяга карашың шулкадәр киңрәк була, үзеңне баерак хис итәсең», - диде шагыйрь.

Ул китапның беренче нөсхәсен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә тапшыруын һәм Дәүләт Киңәшчесенең аны югары бәяләвен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100