Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгадәт Чагатайның студенты – тюрколог-галим Зәйнәп Коркмаз 103 яшендә вафат булган
Төрки халыкларның тел мирасын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән төрек тюркологы, профессор Зәйнәп Коркмаз 103 яшендә Төркиядә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га Төркиядә яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут хәбәр итте.
«Тюркология дөньясында бик мөһим шәхес. Ул бөтен төрки телләр һәм төрек теленең грамматикасы турында хезмәтләр язган. 1921 елның 5 июлендә туган. 103 яшендә вафат булды. Язучы, публицист, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай Анкара университетының Тел, тарих, география факультетының оештыручыларның берсе, ә Зәйнәп Коркмаз аның ассистенты булган», – диде Ләвәнт Булут.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, Каюм Насыйри институты директоры, тюрколог-галимә Әлфия Йосыпова «Татар-информ» хәбәрчесенә Зәйнәп Коркмазның бик күренекле галим булганын әйтте.
«Ул Сәгадәт Чагатайның студенты. Дүрт-биш ел элек үткәрелгән фәнни конференцияләрдә катнашты. Без, Казаннан килгән бер төркем галимнәр, аның белән шунда таныштык. Һәр тюрколог Зәйнәп ханым янына килеп, кулын үбеп исәнләшә иде. Казан галимнәре белән аралашты. Төрки дөньяда иң танылган тюрколог-галимнәрнең берсе. Урыны җәннәттә булсын», – диде Әлфия Йосыпова.

Фото: Төрек Тел Җәмгыяте сайтыннан скриншот
«Тюркология белеме мәсьәләләре» юнәлешендә башкарылган хезмәтләре белән Төрек Тел Җәмгыятенә һәм төрек телендә мөһим хезмәтләре булган, тюркология белеменең бөек галимнәреннән берсе – профессор, филология фәннәре докторы Зәйнәп Коркмаз вафат. Кадерле укытучыбыз, профессор Зәйнәп Коркмаз вафат булу сәбәпле, аның гаиләсенең, якыннарының һәм тюркология дөньясының тирән кайгысын уртаклашабыз», – дип хәбәр ителә Төрек Тел Җәмгыятенең рәсми сайтында.
- Зәйнәп Коркмаз – 1922 елның 5 июлендә Төркиянең Невшехир шәһәрендә туа. 1940 елда Зәйнәп Коркмаз Измир шәһәрендәге кызлар мәктәбен тәмамлый. 1944 елда Анкара университетын төрек теле һәм әдәбияты өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлый. 1950 елда шул ук университетта Анатолия диалектларын өйрәнүгә багышланган хезмәте өчен фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала. 1945 елдан Зәйнәп Коркмаз Анкара университетының тел белеме, тарих һәм география факультетында эшли.
- 1948 елда төрек теле һәм әдәбияты кафедрасына күчә, Сәгадәт Исхакый-Чагатайның ассистенты итеп билгеләнә. 1954-1955 елларда Зәйнәп Кормаз Гамбург университетында чакырылган профессор булып эшли һәм борынгы төрки телен өйрәнә. 1964 елда профессор исемен ала. 1990 елда Зәйнәп Коркмаз лаеклы ялга китә.
- Төп хезмәтләре: «Көньяк-көнбатыш Анатолия диалектлары», «Төрек теле буенча тикшеренүләр», «Төрек теле-угыз төрек теленең үсеш нигезе», «Төрек грамматикасы», «Грамматик терминнар сүзлеге» һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз