news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сафка тезелү һәм хәрби җыр смотрында күчмә кубокны Азнакай 2 урта мәктәбе командасы яулады

Смотрда икенче урынга – 7 нче мәктәп, өченче урынга 4 нче лицей лаек булды.

(Азнакай, 29 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Җиңү бәйрәме алдыннан Азнакай шәһәре мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында педагог Сергей Махонин истәлегенә сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгесе уздыру күркәм традициягә әверелде, дип хәбәр итә район газетасы.

Тантаналы марш белән атлау, хәрби комиссарга рапорт бирү, командаларны төгәл үтәү – Татарстан мәйданында быел да 10 мәктәп командасы оешканлыкта, бердәмлектә һәм вокал буенча осталыкларын күрсәттеләр. Һәр мәктәпнең үз формасы булу чарага тагын да тантаналы төсмер өстәде.

– Тиздән Җиңү бәйрәме җитә. Без бүген тыныч тормышта яшибез һәм моның өчен әби-бабаларыбызга рәхмәтлебез. Илебез армиясенең үткәне данлы һәм киләчәге дә шундый булыр дип ышанабыз. Сез – булачак Ватан сакчылары, – дип смотрда катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин командаларны әзерләгән тормыш иминлеге нигезләре дәресен укытучыларга рәхмәтен җиткерде.

Күчмә кубокны унынчы ел рәттән Азнакай 2 нче урта мәктәбе командасы яулады.

– Ел саен состав үзгәреп тора, шуңа күрә әзерлек җиңел бирелми. Район хакимияте мәктәпләргә махсус формалар бүләк итте, иң яхшы команда буларак, безгә диңгезчеләр формасын бирделәр, укучылар бик яратты, – ди укытучы-оештыручы Марат Сабуров.

Смотрда икенче урынга – 7 нче мәктәп, өченче урынга 4 нче лицей лаек булды. Шулай ук иң яхшы командирларны да билгеләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырлды.

news_right_1
news_right_2
news_bot