news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәфәров: Район-республика басмаларында коткы тарата торган баш исемнәр булырга тиеш түгел

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында район-республика массакүләм мәгълүмат чаралары эшендә нәрсәләргә игътибар итәргә тиешлеген әйтте.

«Мәгълүмат бирүгә аеруча зур игътибар юнәлтү кирәк. Коткы тарата торган баш исемнәр, фикерне аңлатып бетермәү, контексттан аерым гыйбарәләр, фикерләрне генә чыгаруга юл куярга ярамый. Бу халыкның ялган фикерләвенә китерә, шөбһә уята. Махсус хәрби операциягә кагылышлы материалларны тирәннән уйлап чыгаруны катгый сорыйм», - диде Әсгать Сәфәров.

Аның сүзләренчә, «читтән негатив кертергә омтылу фонында безнең гражданнар үзләренә терәк эзли, шул исәптән медиакиңлектә дә».

«Ялганга иң яхшы җавап булып, авторларның профессиональлеге, дөрес фактлар, рациональ аргументлар, бу сорауларны хәл итүдә оперативлык торырга тиеш», - дип ассызыклады Президент Аппараты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100