news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәфәров махсус операция зонасында булган «Татар-информ» хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров махсус хәрби операция зонасында булган «Татар-информ» агентлыгы журналистларына рәхмәт әйтте.

Җитәкче үзенең чыгышында аларның исемнәрен атады. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Светлана Белова, фотокорреспондент Михаил Захаров һәм «Татмедиа» журналисты Равил Мөкминовка махсус хәрби операция зонасындагы вакыйгаларны яктырткан өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

«Сез күрәсез, бу тема укучылар күңелендә урын ала һәм һәм туган илгә карата хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирә», – диде җитәкче Милли китапханәдә узган утырышта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100