Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сафакүл районында Урал татарларына багышланган җыентык дөнья күрде
Җыентык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грант акчаларына чыгарылган.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Сафакүл районында туган якны өйрәнүчеләрнең «Урал аръягы һәм Көньяк Урал татарлары. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган мәкаләләр җыентыгы 150 экземплярда басылып чыкты. Әлеге материал тиздән авыл һәм мәктәп китапханәләрендә барлыкка киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Җыентыкка авыллар тарихы, Беренче бөтендөнья һәм 1812 елгы сугышларда катнашкан Сафакүл районы мишәрләре, юкка чыккан авыллар һәм Жданов исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы турында мәкаләләр кертелгән. Җыентык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грант акчаларына чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз