news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сафаҗәйдә «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

«Һәр балага чәк-чәк, шоколад, дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырдык, беркем дә бүләксез калмады», — диде оештыручылар.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сафаҗай мәдәният йортында «Татар малае. Татар кызчыгы» бәйгесе узды. Бәйгедә Грибан, Камка, Кочко Пожар, Уразавыл, Зур Рбишча, Петрякс, Сафаҗай авылларыннан барлыгы 13 бала катнашкан.

Оештыручылары 13 бала арасыннан бер татар малае, бер татар кызын сайлаган. Бәйгедә биш яшьтән сигез яшь аралыгындагы балалар катнашкан. Уразавылдан Әдилә Ваһапова (5 яшь), Сафаҗәйдән Гадел Абдулов (5 яшь) җиңүче дип табылган.

«Үзең белән таныштыру, татар халык йолаларын сәхнәләштереп күрсәтү һәм иҗади эш тәкъдим итү кебек биремнәр бар иде. Соңгы биремдә исә күбесе татар халык ашларын әзерләп алып килгән иде, сыерчык оясы да, чиккән эшләр дә бар иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Түбән Новгородның өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры урынбасары Рәзилә Әхмәдуллина.

Аның әйтүенчә, беркем дә бүләксез калмаган. «Һәр балага чәк-чәк, шоколад, дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырдык. Һәр кызга калфак, һәр малайга түбәтәй бирдек. Җиңүчеләргә — татар кызы һәм татар малае курчагын, көнкүреш техникасын бүләк иттек. 30 бала, тәрбиячеләр, әти-әниләр көч биреп торды»,  — диде ул.

Жюридә татар конгрессы, өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы, автономия вәкилләре булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100