Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сафаҗәй авылында Хөсәен Фәезхановка мемориал ачылды
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында теолог, көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезхановка мемориал ачылды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Авылның беренче Җәмигъ мәчете янына җыелган халык тәкъбир әйтеп, Хөсәен Фәезханов җирләнгән зиратка барды. Мемориалны ачу тантанасы Коръән укудан башланды. Коръәнне Россия диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Беюсов укыды. Өлкәнең Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров Хөсәен Фәезханов рухына багышлап дога кылды.
Мемориал Россия мөселманнарының рухи лидеры, Россия Федерациясе Мөселманнарының диния идарәсе рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында куелган, ул Россиядә педагог һәм остаз елына туры килә.
Тантанада Пильна районы җирле үзидарә башлыгы Сергей Бочканов, Бөтендөнья татар конгрессының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, шулай ук Россиянең күп кенә төбәкләреннән мөселман дин әһелләре һәм татар төбәкчеләре катнашты.
Мемориалны ачу 7-9 июльдә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе VIII съездына һәм яңадан торгызылган Түбән Новгород ярминкә мәчетенә нигез ташы салуга багышланган тантаналар кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз