news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сафаҗәйдә ислам мәдәнияте нигезләре буенча олимпиада уза

Олимпиадада Түбән Новгород, Пенза, Самара өлкәсе, Мордовия һәм Чуаш Республикалары вәкилләре катнаша.

(Сафаҗәй, 27 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бүген Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында ислам мәдәнияте нигезләре буенча III төбәкара олимпиада үткәрелә.

Олимпиада 3-5 сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Катнашучылар — Түбән Новгород, Пенза, Самара өлкәсе, Мордовия һәм Чуаш Республикалары вәкилләре.

Олимпиаданың төп координаторы Наил хәзрәт Җамалетдинов катнашучыларга олимпиада гадел үтәчәк дип вәгъдә бирде. «Мин хөкемдарларның гадел эшләүләренә ышанам. Чөнки гаделлек — ул исламның таҗы», — диде ул.

Ачылу тантанасы да дога белән башланып китте.

Хөкемдарлар — Россия ислам университетының чыгарылыш укучылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100