news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саф йөрәкләр» хәйрия фонды директоры: Балаларга бәйрәм рухы бүләк итәсебез килә

Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписында авыру балалар өчен концерт булды.

«Саф йөрәкләр» хәйрия фонды директоры: Балаларга бәйрәм рухы бүләк итәсебез килә
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписында балалар өчен хәйрия квартирнигы оештырылды. «Саф йөрәкләр» фонды директоры ярдәмчесе Диләрә Нурмөхәммәтова әлеге чараны балаларга истә калдырырлык хисләр, бәйрәм рухын бүләк итәселәре килүен белдерде.

«Концерт форматындагы чараларны уздыруыбызга алты ел була. Татар эстрадасы артистларын җәлеп итәргә тырышабыз, якты, матур, мастер-класслар, бүләкләр бирәбез. Даими ярдәм итәргә теләүче кешеләр дә бар. Без шушы кешеләр белән ярдәм кирәк булган авырулар арасында күпер булып торабыз. Беренче генә проектыбыз түгел, балалар йортларында да булабыз», — диде ул.

Директор ярдәмчесе балаларны үзләренә тәрбиягә алып торган гаиләләр барлыгын, инвалид балалары булганнар белән дә тыгыз аралашуларын әйтте. «Яшел Үзән районындагы Нурлат авылының Балалар йортында „киләчәк һөнәре“ дип аталган авторлык лекцияләре уздырабыз, балаларга белемне кайсы юнәлештә алырга кирәклеге буенча киңәшләр бирәбез, остаханәләр үткәрәбез», — дип аңлатты ул.

«Беренче чиратта, мондый чаралар әти-әниләрне беразга гына булса да ял иттерә. Балалар үзләре йөри алмый, шуңа күрә әниләргә физик яктан авырлык килә. Аларның нинди халәттә икәнлеген күреп торабыз. Нинди генә авыру бала булмасын, аның һәркайсы да чараны кабул итә, реакциясен белдерә. Моны исә без аларның елмаюларын күреп беләбез. Психологик яктан да балалар ачыла бара, ди әниләр», — диде Диләрә Нурмөхәммәтова.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева чыгыш ясау психологик яктан иңел түгел дип әйтте. «Әни буларак, авыру балаларны күрү авыр. Бөтен балаларны сәламәт һәм бәхетле итәсе килә, чөнки бар яшәеш — аларда. Әмма без сиздерергә тырышмыйбыз. Һәрвакыт яхшы кәеф, оптимистик рух белән киләбез. Кызгану, жәлләтү дә булырга тиеш түгел. Хоспистан соклану хисе белән китәм. Кайтам да, Аллаһка шөкер дип әйтәм», — диде ул.

«Җырымдагы кебек, балаларның яхшы көннәре алда әле дип кенә әйтәм. Баштагы мәлдә күңелгә, йөрәккә авыр кабул иттем. Икенче көнгә генә „җиргә“ кайта идем. Иммунитетым ныгыды, хәйрия чараларында „кайнавыма“ да биш ел. Алай да, вакыты-вакыты белән күзгә яшьләр килә. Ул чакта тамашачыдан борылып, уздырып җибәрергә тырышам», — ди җырчы Альбина Кармышева.

Татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев быел инде уникенче хәйрия концертында чыгыш ясавын сөйләде. «Җырлау җиңел бирелә. Ярдәм итү фондлары санаулы гына. Аларга дәүләт, хәленнән килгән һәр кеше булышса, яхшы булыр иде. Акча белән булмаса да, матди ярдәм дә ярый. Чирле балалар бихисап, аларның сәламәт булуларын телим. Изгелекне күбрәк кылсыннар иде», — дип теләде ул.

Фондның төп оештыручысы - Аннетта Шиһапова. Казан хосписындагы хәйрия концерты «Кызлар-пати» төркеме ярдәме белән оештырылды. Кичәне нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина алып барды. Чарада шулай ук Айгөл Бариева, Альбина Кармышева, Рөстәм Гыйльфанов, Шамил Галиев, Алена Фиргер, Мөнир Рахмаев кебек артистлар чыгыш ясады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100