Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Саф» радиосы «Без дә яшәрбез» җырын яңартып, беренче башкаручылар белән клип төшергән
«Саф» татарча беренче балалар интернет радиосы коллективы «Саф музыка» проекты кысаларында Ренат Харис белән Резеда Әхиярова иҗат иткән «Без дә яшәрбез» җырын яңадан яздырып, җырның беренче башкаручылары белән клип төшергән.
«Саф музыка» проекты музыкаль базаны сыйфатлы музыка белән тулыландырырга ярдәм итте. Музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы балаларны тупладык, алар классик һәм хәзерге заман композиторларының әсәрләрен яздырды. 70-80гә якын музыкаль язма кабул ителде, шуларның 63е «Red Box» студиясендә яздырылды. Шушы проект кысаларында «Без дә яшәрбез» җырының авторларын – Ренат Харис һәм Резеда Әхиярова, элекке башкаручылары да чакырдык», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева.
Клипта Асаф Вәлиев, Винера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова, Артур Исламов, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев, Әминә Мортазина, Наилә Славина, Мәрьям Җаппарова, Арзу Галимова, Казанның Петр Чайковский исемендәге музыка мәктәбенең «Сөембикә» вокаль ансамбле һ.б. төшкән.
Чулпан Яркәева клипны яздыру процессын күзәтеп торган. «Клипны 1989 елда миңа биш яшь булганда яздырдылар. Хәзер яңа клипны яздырганда үзем дә катнаштым. Җыр хәзер кайтаваз булып кайтты. Әти-әнием – иҗат кешеләре. Әтием Айдар Фәйзрахманов эшемне хуплады, клипта да катнашты. Фикер-теләкләрен дә әйтеп тора», - диде ул.
Музыка мәктәпләрендәге балалар бу тәҗрибәне ошаткан. «Татар музыкасына, ниһаять, игътибар һәм яңа сулыш булды. Бу балаларны кызыктыру, аларга мотивация бирү өчен дә шәп тәҗрибә. Алар: «Профессиональ студиядә тавышны яздырып, композицияне радиодан да тыңлап була!» – дигән фикердә. Кайбер балалар әлеге проект белән рухланып, хәтта татарча көйләр иҗат итә башлады», - диде музыкаль мөхәррир.
Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы финанслаган.
«Бик матур клип төшерелде, безгә ул бик ошый. Клипны танытасы килә. Интернет ул – бер платформа, әмма телевидение гына караган, радионы гына тыңлаган кешеләр дә бар. Телевидениега урнаштыра башлыйбыз икән, FM радиода яңгыратабыз икән, акча сорыйлар. Клип акча эшләү максатыннан төшерелмәде. Монда олылар, урта буын, яшьләрнең авазы - буыннар бәйләнеше», - диде радионың координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова.
Аның әйтүенчә, клипта табигатькә, кешеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт, дөньяны ярату, хөрмәт, игътибар күрсәтү кебек темалар күтәрелә. «Күп кеше «Саф» радиосы турында белми. Ата-аналар колагына барып ирешсен иде, чөнки радио сайтына ата-ана керә. Балаларның радиога мәхәббәте – әти-әниләрнең күңеле һәм йөрәге аша туа», - дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз