Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Саф» радиосы баш мөхәррире: FM ешлыкта татарча балалар радиосы ачсалар, сөенер идек
«Саф» татар телендәге беренче балалар интернет радиосы баш мөхәррире Алсу Галимова радио FM ешлыкта ачылыр дип өметләнә.
«FM ешлыкта татар телле балалар радиосы ачып җибәрсәләр, сөенер идек. Өметебезне өзмибез. Кайчан да булса, без дә шул дәрәҗәгә чыга алырбыз, дип уйлыйм. Стабиль рәвештә килеп торган акчабыз юк. Командабыз хезмәт хакы алмыйча эшли. Студиябез дә әлегә юк», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, «Татмедиа» җитәкчелеге радионы хуплаган. «Ике студия бар. Килегез, яздырыгыз», – диделәр. Бу – безгә шулкадәр зур ярдәм! Чөнки материалларны яхшы, сыйфатлы итеп яздыру кирәк. Алмаз Миргаязовка, Ризәлә Исмәгыйлевага рәхмәт, буш сәгатьләре килеп чыкса, йөгереп килеп җитәбез. Әмма тапшыру яздырганнан соң аны чистартасы бар бит. Тавыш яздыру режиссерына ихтыяҗыбыз бик зур», - диде Алсу Галимова.
«Ярдәм итмиләр дип әйтергә телем бармый. Һәркем ярдәм итәргә тырыша. Иҗат төркемебезгә финанслау булса, әйтик, балаларыбызны бакчага йөртеп, аларга ризык сатып ала алырлык, чыгымнарны капларлык хезмәт хакы алып эшләсәк, хезмәтебез яңа сулыш алыр иде. Чөнки бу – лаеклы хезмәт хакы. Радионы алга таба яшәтү өчен даими финанслауның булуы зарур. Өстәмә эш алмыйча булмый, чөнки һәркемгә яшәргә кирәк», - диде «Саф» радиосы баш мөхәррире.
Алсу Галимова грантларда катнашуны проблемадан чыгу юлы түгел дип атады. «Радио зур үзгәрешләрсез стабиль рәвештә эшләсен өчен иҗат төркемебезнең даими хезмәт итүе кирәк. Без катнашкан грантларның саны шактый, катнашу - җиңү дигән сүз түгел әле. Иҗат төркемебезгә хезмәт хакы түләнсә, үзебезнең студия булса, канатланып иҗат итәр идек», - дип сөйләде ул.
«Яратмыйча мондый проектны башкарып чыгып булмас иде. Бу – үзаңы булган татарларның эше. «Без – энтузиастлар, табып карагыз тагын шундый кешеләрне» дип, мактана идем. Бүген бу сүзләрне әйтәсем килми. Әгәр дә радионы даими финанслау юлына бастыра алмасак, бу безнең бик зур югалтуыбыз булачак. Чөнки кешеләр, белгеч, шәхесләрне «әйдәгез инде, әйдәгез» генә дип эшләтү – дөрес әйбер түгел», - дип саный мөхәррир.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз