Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«САФ музыка» проектының иҗади лабораторияләре эшли башлады
«Саф» балалар интернет-радиосы яшь музыкантлар һәм аларның укытучылары, остазлар белән берлектә җырларга яңа сулыш бирә. Балалар, җыр сайлау, аранжировка ясаудан алып, сәхнәгә чыгуга кадәр юлны үтәчәк.
«САФ музыка» проекты барышында балалар башкаруында 17 музыкаль әсәр яңартылачак. Алар арасында халык җырлары, этник музыка үрнәкләре, яңартылган ретро хитлар да булачак. Проектта Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар катнаша. Алар барысы да 2023 елның февраленнән маена кадәр сайлап алу туры аша үткән балалар», - диде «Татар-информ»га радионың PR белгече Алсу Хәбибуллина.
Аның әйтүенчә, проектның беренче сезоны вакытында алар сәнгать советына татар академик музыкасы үрнәкләрен тәкъдим иткән. «70тән артык катнашучы арасыннан иң яхшылары сайлап алынып, алар үзләре тәкъдим иткән әсәрләрне профессиональ студиядә яздырды, Татарстан Композиторлар берлегендә үткән концертта чыгыш ясадылар. Хәзер «САФ музыка»ның икенче сезоны кысаларында ул балаларны без эстрада форматында эшләргә өйрәтәбез. Балалар белән эшләүгә YummyMusicBand музыкантлары, саунд-продюсер, аранжировка остасы, композитор Юрий Федоров җәлеп ителде», - диде ул.
«Иҗади музыкаль лабораторияләр форматында эшләү һәр музыкант, һәр ансамбль белән аерым алып барыла. Балалар укытучылары белән берлектә гомуми иҗат процессында катнаша. Һәр очрашудан соң аларга өй эшләре бирелә. Балалар да, укытучылар да мондый форматта эшләүне бик ошата», - диде Алсу Хәбибуллина.
Проектның нәтиҗәсен 4 декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак «САФ музыка» концертында күреп булачак. Концертта балалар музыкаль бэнды да катнашачак. Чара алдыннан фойеда «Сандугач» балалар инструменталь ансамбле тарафыннан махсус музыкаль программа һәм Казанның сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балаларның иҗатыннан күргәзмә эше оештырылачак.
«Безнең өчен яңа сулыш ачылган кебек булды. Мондый форматта эшләү, җанлы музыканы үзәккә куеп эш итү, профессиональ осталыкка басым ясауга зур игътибар бирелә. Ә бу бүген иң җитми торган әйберләр. Сез балаларның ничек сөенгәнен күрсәгез!» - диделәр Казанның Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбе укытучылары. Проектта әлеге мәктәптән этник ансамбль, скрипкачылар ансамбле, вокалистлар катнаша.
- Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән оештырыла.
- «САФ музыка»ның ике сезоны дәвамында яздырылган барлык җырларны «САФ» балалар интернет-радиосында ишетергә һәм радионың сайтында тупланачак ирекле фонотекада тыңларга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз