news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саф» интернет-радиосы КФУ белән радиожурналистика буенча медиамәктәп эшләтеп җибәрә

«Саф» интернет-радиосы КФУ белән радиожурналистика буенча медиамәктәп эшләтеп җибәрә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Саф» балалар интернет-радиосы PR белгече Алсу Хәбибуллина КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә радиожурналистика буенча медиамәктәп эшләтеп җибәрүләре турында сөйләде.

«Бу проектка бөтен татар радиоларын җәлеп итәчәкбез, хәзерге вакытта шул эш белән шөгыльләнәбез. Берләшеп, радиожурналистика белән кызыксынган балаларга яңа мөмкинлекләр ачасыбыз, аларны кызыксындырасыбыз килә. Проект кысаларында яңа исемнәр ачарбыз дип өметләнәм», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул «Саф» балалар интернет-радиосы 1,5 ел ярым эшчәнлеген дәвам итүен әйтте. «2022 елның 1 июнендә радио оештырылып җибәрелгән иде. 1,5 ел эчендә күп проектлар оештырырга, зур эшләр башкарып чыгарга өлгердек. Горурланып әйтәбез: бүгенге көндә 26 меңнән артык уникаль тыңлаучыбыз бар. Бу сан ай саен артып бара. Тыңлаучыларыбыздан матур кайтавазлар ишетәбез, соңгы елда кызыклы тапшырулар, проектлар барлыкка килде. Шуларның берсе - «Саф музыка», - диде ул.

Аның әйтүенчә, хәзерге көндә радиода 26 тапшыру бар, 10нан артык махсус сәхифә эшли. «Радио туганнан алып 15 яшьлек балалар өчен исәпләнә. Тапшырулар программасы да төрле яшь үзенчәлекләрен, балаларның кызыксынуларын исәпкә алып, җентекләп эшләнелде. Программаны дүрт өлешкә бүлдек: хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич һәм хәерле төн дип атала. Иртәнге якта нәниләр өчен программалар, көндезге вакытта 6-10 яшьлек балалар өчен, кичен яшүсмерләр өчен тапшырулар бара. Соңгы елда алып баручыларыбыз да артты, иҗат төркеменә яңа балалар килеп кушылды», - диде PR белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100