Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«САФ әдәбият» аудиоәсәрләр тудыра: Аудиофондны баету - туктаусыз барырга тиешле процесс
«САФ әдәбият-2» проекты җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов балалар өчен аудиокитапларның аз булуы һәм әлеге юнәлештә эшләргә кирәкле турында әйтте.
Татар китабы йортында «САФ» балалар интернет-радиосының иҗат төркеме «САФ әдәбият-1» һәм «САФ әдәбият–2» проектларына йомгак ясады һәм нәтиҗәләре буенча фикер алышты. Әлеге проект балалар өчен язылган әдәби әсәрләрне яшь буынга җиткерү, татар телендәге әдәби фондны баету һәм яшь буында туган телгә мәхәббәт уятуны максат итеп куя.
«САФ әдәбият-1» проекты беренче тапкыр 2023 елда Казан мэриясенең «Үз телем» проекты ярдәме белән гамәлгә куела. Ул вакытта радионың әдәби фонды 10 әсәргә тулыландырыла. 2025-2026 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Физик затлар өчен грант конкурсында Тимерхан Шәйхетдинов җитәкчелегендәге «САФ әдәбият-2» проекты да хуплана. Хәзерге вакытта «САФ әдәбият-2» проекты кысаларындагы аудиоәсәрләрне дә яздырып бетергәннәр, якын арада алар радиода яңгыраячак һәм ирекле фонотека буларак сайтта да урнаштырылачак.
Гомумән, дүрт ел дәвамында проект кысаларында балалар өчен кимендә 30га якын аудиоәсәр яздырылган, монтажланган һәм музыкаль яктан бизәлгән.
Проектны төрле елларда төрле кешеләр җитәкләгән: «САФ әдәбият-1» проектының җитәкчесе - Алсу Хәбибуллина була, «САФ әдәбият-2» проекты исә Тимерхан Шәйхетдинов җитәкчелегендә чынга ашырыла. Шул ук вакытта һәр ике проектның да нигезендә торучы кешеләр бар: әдәби юнәлешне оештыручы, әсәрләрне сайлаучы «САФ» балалар радиосының әдәби мөхәррире Гөлназ Дениз-Гарипова һәм әсәрләрне музыкаль яктан эшкәртүче, композитор Зөлфәт Вәлиуллин.
«САФ» балалар радиосының баш мөхәррире Алсу Галимова билгеләгәнчә, әлеге аудиоәсәрләр радионың фондын уникаль итә. «САФ әдәбият» проекты кысаларында яздырылган аудиоәсәрләр безнең фондны уникаль итте. Әлегә кадәр бездә Татарстан китап нәшрияты яздырган әсәрләр яңгырый иде, ягъни безнең берәмтекләп җыелган фондыбыз бар иде. Ләкин без өстәмә рәвештә үзебез дә яздырып барабыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«САФ әдәбият-2» проекты җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов аудиофондны үстерү туктаусыз барырга тиешле процесс булуын искәртте.
«Татар телендә балалар өчен аудиокитаплар бар һәм алар күп, дигән сүзләр йөрсә дә, чынбарлыкта әлеге аудиофонд бик бай түгел. Аны үстерү, баету буенча даими рәвештә эш алып барырга кирәк. Һәм ул бары тик татар әсәрләре белән генә чикләнмәскә, дөнья балалар классикасыннан да әсәрләр булырга тиеш. Без 20 әсәр яздырдык. Монда татар язучыларының әсәрләре генә түгел, ә Антуан де-Сент Экзюпериның татар теленә тәрҗемә ителгән «Нәни принц», Алан Милнның «Винни-Пух» әсәрләре дә бар», – дип белдерде җитәкче.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әсәрләрне тавышландыруда һөнәри театр артистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм авторлар үзләре дә катнашкан. Алда әйтелгәнчә, әсәрләрне музыкаль яктан эшкәртү белән радионың музыкаль мөхәррире, композитор Зөлфәт Вәлиуллин шөгыльләнгән. Ул балалар өчен сыйфатлы продукт әзерләүнең мөһимлеген һәм бүгенге көндә көндәшлек шартларында татар телендәге контентның нинди булырга тиешлеген искәртте. Композитор сүзләренчә, балалар аудиториясе бик сизгер, шуңа күрә монда бернинди ясалмалыкка да урын калырга тиеш түгел.
«Балалар фальшны бик тиз аңлый, «тиз генә эшләдем дә проектны тапшырдым» дигән әйбер гомумән була алмый. Балалар өчен җитештерелгән һәр продукт: аудио, әдәби һәм музыкаль әсәрләр җиренә җиткереп эшләнелмәсә, балалар аны тыңламый. Бүгенге көндә көндәшлек бик көчле, балаларны татар телендәге продуктларга җәлеп итәсебез килә икән, тагын да сыйфатлырак эшләргә кирәк. Бала озак дәвам иткән аудиоәсәрләрне тыңласын өчен, күпмедер аралыктан соң музыкаль яктан, интонациядә яки интершум ягыннан нәрсәдер үзгәреп торырга тиеш. Шуңа күрә бу проектның үзенчәлеге дә шунда: эшебезне һәр этапта структураланган рәвештә башкарып чыга алдык», – диде Зөлфәт Вәлиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Алсу Галимова «САФ» радиосының башка проектлары белән дә таныштырды. Радио «САФ әдәбият»тан тыш, «САФ музыка», «САФ балачак», «САФ дулкын» һәм «САФ һавада» кебек юнәлешләрне дә үз эченә ала.
«Радионы эшләтү һәм кызыклы итү өчен әллә никадәр проектны гамәлгә ашырырга туры килә. 1 июнь көнне радио ачылганга 4 ел була. Шул вакыт эчендә без ике тапкыр «САФ музыка» һәм «САФ әдәбият» проектын гамәлгә куйдык, «САФ балачак» мәйданчыгы, КФУ белән берлектә беренче татар радиожурналистикасы мәктәбе «САФ дулкын» эшләнде һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән бергә «Татарча диктант»ны үткәреп киләбез. Нәкъ безнең радиода балалар һәм яшүсмерләр өчен текст тәкъдим ителә», – дип аңлатты Алсу Галимова.
Барлык аудиоәсәрләр һәм радионың башка проектлары белән saf-radio.ru сылтамасы аша кереп танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз