news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«САФ» балалар радиосы хезмәткәре: Безгә финанс яктан ярдәм кирәк

Бүгенге көндә тапшыруларны телефонга, диктофонга яздырабыз, без үзебезнең студиягә мохтаҗ, ди Алсу Галимова.

«САФ» балалар радиосы хезмәткәре: Безгә финанс яктан ярдәм кирәк
Салават Камалетдинов

Бүген Милли китапханәдә «САФ» балалар радиосын тәкъдим иттеләр. Радио хезмәткәрләре финанс яктан ярдәмгә мохтаҗ булуларын әйтте.

Филология фәннәре кандидаты, координатор Алсу Галимова сүзләренчә, «САФ» радиосына шәхси студия кирәк.

«Бүгенге көндә тапшыруларны кайсыбыз телефонга, кайсыбыз диктофонга яздыра. Без үзебезнең студиябезгә мохтаҗ. Без көн саен бик зур эш башкарабыз. Кулларында нәни балалары булган әниләр төнлә эшли. Бәлки, безгә ярдәм итүчеләр табылыр? Сәхифәләр, бәйгеләр, конкурслар, туры эфирлар алып барыр идек. Балаларга татарча матур чаралар күрсәтер идек. Ярты ел эшлибез һәм эшебезнең матур нәтиҗәләре дә бар. Алга таба эшлисе килә. Әмма финанс яктан бик нык ярдәм кирәк», – диде ул.

Алсу Галимова

Фото: © Салават Камалетдинов

Чарада радионың әдәби мөхәррире, тапшыруларның алып баручылары, музыкаль мөхәррире, PR җитәкчесе, координаторлар каташты.

 «Саф» радиосының музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева радионың музыкаль фонды турында сөйләде.

«Һәр радио музыкаль контентны таләп итә. Музыкаль фондның төп өлешен классик музыка тәшкил итә. Әмма аны көн дәверендә тыңлау авыр булыр иде. Шуңа күрә, аның аерым сәгате бар. Яшүсмерләр өчен җырлар кичке 9дан соң яңгырый. Балалар кечкенәдән тәрбияви контентны тыңлап үсәргә тиеш. «Сабантуй» симфониясен яңгыратсак, безне балалар тыңламас иде. Эфирда фольклор үрнәкләреннән бишек җырлары, Рөстәм Яхинның «Җәйге кичләр» циклы яңгырый. Барлыгы 2000нән артык музыкаль әсәр тупланды», – диде ул. 

Чулпан Яркәева

Фото: © Салават Камалетдинов

Радиода «Гаилә көндәлеге» тапшыруын алып баручысы Раилә Хәялиева тапшыруының эчтәлеге белән таныштырды.

«Саф» радиосын балалар өчен беренче радио дип кабул итәргә кирәк. «Гаилә көндәлеге» тапшыруын без гаилә белән алып барабыз. Әгәр без эфирда акыллы темаларга гына сөйләшсәк, «акыл сатып утыру» кебек булыр иде. Без һәрбер гаиләгә кагыла торган гади темага сөйләшергә тырышабыз. Мәсәлән, бала һәм акча темасы. Акчага карата әти-әни фикерен һәм балалар фикерен беләбез. Акча аркылы математиканы ныгытабыз. Бик күңелле күңелле чыга», – дип сөйләде ул.  

Раилә Хәялиева

Фото: © Салават Камалетдинов

 

  • «САФ» балалар радиосы 1 июннән бирле татар телендә тәүлек буе эшли. Аның тыңлаучылары – 12 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре. Алар арасында Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләр дә күп теркәлгән. Интернет киңлекләрендә эшли торган әлеге радио әдәби-музыкаль, белем бирү һәм тәрбияви радиотапшырулар әзерли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100