news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәех Равил Гайнетдин драматург Илгиз Зәйниев белән очрашып медаль тапшырган

Шәех Равил Гайнетдин драматург Илгиз Зәйниев белән очрашып медаль тапшырган
Фото: Россия мөфтиләр шурасының матбугат үзәге

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин «Әкият» татар дәүләт курчак театры режиссеры Илгиз Зәйниевка һәм мәдәният-мәгърифәт тармагында хезмәт иткән башка шәхесләргә «Рухи бергәлек өчен» медале тапшырган.

Очрашуда Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, аның урынбасары Гүзәл Мөбинова, «Читай» нәшрият йорты директоры Илшат Сәлахетдинов һәм тарихчы журналист Марат Сәфәров катнашкан.

«Россия мөселманнарының рухи лидеры кунакларның мәдәният һәм мәгърифәт тармагында эшчәнлеген югары бәяләп һәм аларга уңышлар теләп дога кылды», – дип язылган мөфтиянең рәсми сайтында.

«Милләт, мәдәният турында сөйләштек. Бик зәвыклы, чын зыялы шәхес – мөфтиебез, Аллаһка шөкер! Очрашудан җан рәхәте алдым», - диде Илгиз Зәйниев «Татар-информ» хәбәрчесенә очрашуны шәрехләп.

«Рухи бергәлек өчен» медале, шулай ук, Гүзәл Мөбиновага, Илшат Сәлахетдинов һәм Марат Сәфәровка да тапшырылган.

Фото: © Россия мөфтиләр шурасының матбугат үзәге

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100