news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Садыйков татарстанлыларда яман шешнең кайсы төрләре ешрак очравы хакында сөйләде

Республика халкында беренче һәм икенче стадияләрдә ачыкланган онкология авырулары саны ике процентка арткан.

Садыйков татарстанлыларда яман шешнең кайсы төрләре ешрак очравы хакында сөйләде
Владимир Васильев

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яман шеш авырулары структурасында тире, юан эчәк, сөт бизләре һәм үпкә рагы өстенлек итә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Беренче һәм икенче стадияләрдә ачыкланган яман шеш авыруларының өлеше 58,8 проценттан 60,4 процентка кадәр артты. Онкология авырулары структурасында тире, юан эчәк, сөт бизләре һәм үпкә рагы өстенлек итә», - дип искәртте Садыйков.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot