news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Садри Максудинең лингвистикага кагылышлы хезмәтен немец галиме анализлаган

Садри Максудинең лингвистикага кагылышлы хезмәтен немец галиме анализлаган
Фото: Гөнүл Пултар

Немец галиме Макс Густав Шербергер Садри Максуди Арсалның лингвистикага кагылышлы хезмәтен тикшереп китап итеп чыгарган. Ул «Төрек теле өчен: Садри Максуди Арсал һәм аның ататөрекче тел реформасына керткән өлеше» дип атала. Китап Гёттинген шәһәрендә Эргон нәшриятында басылган. Китап белән «Татар-информ»ның Төркиядәге үз хәбәрчесе танышты.

Автор әсәрендә Садри Максудинең кемалист тел реформасының нигезен тәшкил итүче «Төрек теле өчен» дип исемләнгән хезмәтенә анализ ясаган. Милләттәшебезнең әлеге әсәре Төркиядә 1930 елда басылган. Макс Густав Садри Максудинең хезмәте аша 1930-1940 нчы елларда Төркия дәүләтенең төрек теленә кагылышлы сәясәтен тикшереп, аның хәзерге заман төрек теленә йогынтысын аңлатарга тырышкан.

Макс Густав Шербергер Садри Максуди Арсалның (1878–1957) бер татар зыялысы булуын искәртеп, яңа төзелгән Төркия җөмһүриятенең тел фәненә генә түгел, тарих һәм хокук белемнәренә дә гыйльми нигез салучы галим икәнлеген ассызыклаган. Китапта Садри Максуди Арсалның төрек телендәге гарәп, фарсы һәм башка телләрдән кергән сүзләрне төрки телләрдәге сүзләр белән алмаштырып, аның саф төрки тел булуын кайгыртуы, бу мәсьәләдә Мостафа Кемаль Ататөрек белән дә фикерләренең тәңгәл килүе бәян ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100