news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Садри Максуди Төркия президенты вазифасына кандидатлыкка тәкъдим ителгән булган

Татар сәясәтчесенең ил башлыгына кандидат булуы турында аның кызы - Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Гадилә Айда истәлекләрендә язган.

(Болгар, 20 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия һәм Төркия сәясәтчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди 1954 елда демократик партиядән Төркия президенты вазифасына кандидат буларак тәкъдим ителгән. Бу хакта Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сөйләде.

«Аны 1954 елда президент булырга кандидатлыкка демократик партия тәкъдим итә, ләкин тәкъдим кабул ителми. Бу вакыйганы үзенең истәлекләрендә аның кызы — Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Гадилә Айда язып калдыра», — диде ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Сөләйман Рәхимов әйтүенчә, 1918 елдан соң Россиядән эмиграциягә киткән бер генә танылган сәясәтче дә мондый дәрәҗәгә ирешә алмаган. «Бер шәхеснең — сәясәтченең ике ике дәүләттә (Идел-Урал һәм Төркия) президентлыкка сайлануы ХХ гасыр тарихында уникаль очрак», — диде белгеч.

Садри Максуди Арсал — Россия һәм Төркия сәясәтчесе, хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

1893 елда Бакчасарайда Зынҗырлы мәдрәсәсендә укый, 1901 елга кадәр Садри рус укытучылар мәктәбендә белем ала. 1901—1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, хокук фәннәре кандидаты исемен ала.

1931–1938 елларда – Республика халык партиясеннән, 1950–1954 елларда – Демократик партиядән Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе депутаты. Төркиянең беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататөркнең беренче киңәшчесе. Истанбул университетында укыта. 1957 елда Төркиядә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100