news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шадаев: Россиядә VPN-сервисларны кулланган өчен җаваплылык кертелмәячәк

Россиядә тыелган VPN-сервисларны кулланган өчен җаваплылык кертү планлаштырылмый. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаев Kazan Digital Week форумы кулуарында журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Җаваплылык булмаячак. Тыелган VPN-сервисларны куллану өчен җаваплылык кертү планлаштырылмый», — диде Шадаев.

Элегрәк сентябрьдә норматив хокукый актлар проектлары порталында Роскомнадзор боерыгы проекты дөнья күрде. Аның нигезендә, регулятор үз эченә блокадаларны урап узу турында мәгълүматы булган сайтларга керүне чикли ала.

2017 елның ноябрендә VPN-сервис һәм анонимайзер куллануны тыю турында закон үз көченә керде. Алар аша Россиядә тыелган мәгълүматка керергә мөмкин. Документ анонимайзерлар һәм VPN-сервис хуҗаларын 30 көн эчендә Федераль дәүләт мәгълүмат системасына тоташырга һәм Роскомнадзорның кара исемлегенә кергән ресурсларга керүне ябарга мәҗбүр итә. Югыйсә, аларның үзләрен тыялар. Эзләү операторлары блокланган ресурсларга сылтама күрсәтүне сүндерергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100