Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Сабыйга” акциясенә йомгак ясалды
Акциядә урта хәлле кешеләр, пенсионерлар һәм студентлар катнашты, җыелган әйберләр Казан шәһәренең 2 нче балалар йортына тапшырылды
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия бүлеге һәм “Болгар” радиостанциясе тарафыннан оештырылган “Сабыйга” акциясенә йомгак ясалды.
Акция дәвамында подгузниклар, бала чүпрәкләре, кечкенә бала киемнәре һәм гигиена кирәк-яраклары җыелды. Акциядә урта хәлле кешеләр, пенсионерлар һәм студентлар катнашты, җыелган әйберләр Казан шәһәренең 2 нче балалар йортына тапшырылды.
Мондый төр акция өченче тапкыр үткәрелде. Беренче акция дәвамында җыелган әйберләр – Казан шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендәге, икенче акциядә җыелганнары Бөгелмә хастаханәсендәге ташландык балаларга тапшырылган иде, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз