news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана

Бүгеннән «Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйгегә старт бирелә, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Бәйгедә катнашу өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларны, аларның ата-аналарын һәм тәрбиячеләрне көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot