news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабурская: Тикшерү изоляторларындагыларның 100 проценты илебез киләчәге өчен тавыш бирде

Сабурская: Тикшерү изоляторларындагыларның 100 проценты илебез киләчәге өчен тавыш бирде
Фото: Трансляциядән стоп-кадр

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ТНВның «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Татарстанда тавыш бирүнең ничек узуы турында сөйләде. Ул тикшерү изоляторындагы сайлау участогында булганын, никахларын теркәгәннән соң ук тавыш бирергә килгән яшь парларны котлавын да сөйләде.

«Минем вазифам күзәтү, контрольдә тоту. Мин СИЗОда булып кайттым, бу ябык участоклар, андагы вазгыятьне карадым. Һәм беләсезме, андагы тоткыннарның 100 проценты да илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә килде», – диде Сәрия Сабурская.

Сәрия Сабурская үзе бүген, 17 мартта тавыш бирде. Әмма аның гаиләсе сайлауларның беренче көнендә, 15 мартта ук тавыш биргән. Аның белән бергә студиягә килгән оныгы Булат Сабурский да сайлау участогына бару тәэсирләре белән уртаклашты.

«Мин 18 яшемне көтәм. Паспорт алганда бик дулкынландым, чөнки бу минем тормышымдагы беренче мөһим документ. 18 яшемнән мин инде ил язмышында, шул исәптән сайлауларда катнаша алам», – диде Булат.

Сәрия Сабурская сөйләгәнчә, аның өчен иң мөһим нәрсә – ул гаилә. Алар ял көннәрен бергә уздыра, бакчага бара, ял вакытларында бергә сәяхәтләргә чыга.

«Бу бик мөһим. Без бер-беребез белән бик якын. Улым һәм кызым гел янәшә, гаилә – ирем һәм мин генә түгел, балаларым да, оныкларым да», – дип йомгаклады ул.

Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100