Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабурская һәм Баксиков Самарада госпитальдә дәваланучы Татарстан хәрбиләре янына барды
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков һәм омбудсмен Елена Лапушкина белән бергә Самара өлкәсендәге хәрби госпитальдә һәм хәрби частьтә булды.
Госпитальдә махсус операция зонасында яраланган Татарстаннан өч хәрби хезмәткәр дәвалана. Хәрбиләрнең кәефен җиләк-җимешләр һәм җылы сүзләр белән күтәрделәр.
Фото: © t.me/tat_ombudsman
Аннары делегация Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби частьтә булды. Биредә шулай ук Россия Кораллы көчләре белән контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр өчен өйрәнүләр уза.
«Егетләр белән аралаштык, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек, алар турында шунда ук часть командованиесе белән фикер алыштык, шулай ук берничә мәсьәләне үзебез хәл итәчәкбез. Солдатлар янына барганда безнең өчен мөһим пункт булып хәрбиләрнең көнкүреш шартлары – яшәү, туклану, юыну урыны белән танышу тора. Гомумән алганда, хәрби часть уңай тәэсир калдырды: яхшы шартлар тудырылган, частьнең командованиесе егетләрнең сорауларына җитди карый. Кадерле егетләребез, сезне өйдә көтәбез!» – диде Сәрия Сабурская Телеграм-каналында.
Фото: © t.me/tat_ombudsman
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Самара өлкәсендә Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган егетләр белән очрашты.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде.
«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз