Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабурская: Даун һәм ДЦПлы балаларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру кирәк
«ДЦП лы балаларга йөзү бассейннары бар, бушлай йөрергә була, ләкин мондый балаларны йөзәргә өйрәтүче махсус тренерлар юк, аларны әти-әниләр үзләре табарга тиеш. Бу түләүле хезмәт. Спорт министрлыгы чараларын күрергә тиеш дип саныйм», — диде Сәрия Сабурская.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Даун синдромлы һәм ДЦП диагнозлы балаларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен арттыру кирәк.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалидларның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә социаль хокуклары турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, тулаем алганда, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында физкультура белән шөгыльләнүчеләр арта. Шул ук вакытта Даун синдромлы, ДЦП диагнозлары булган балаларга йөзү өчен әле мөмкинлекләр күп түгел.
«Хәтта спорт башкаласы саналган Казанда да Даун синдромлы баласын спорт секциясенә яздыра алмавы белән бәйле мөрәҗәгатьләр килде. Бу мондый балалар белән шөгыльләнүче белгечләр булмавына бәйле», — диде Сабурская.
«ДЦП лы балаларга йөзү бассейннары бар, бушлай йөрергә була, ләкин мондый балаларны йөзәргә өйрәтүче махсус тренерлар юк, аларны әти-әниләр үзләре табарга тиеш. Бу түләүле хезмәтләр. Спорт министрлыгы чараларын күрергә тиеш дип саныйм», — диде Сәрия Сабурская.
Саба районы Башкарма комитетының экспертлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча, Даун синдромлы кешеләр өчен спорт төркемнәрен булдыруда кыенлыклар барлыгы әйтелгән. Шул ук вакытта район территориясендә терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлары булган һәм акылга зәгыйфь кешеләр өчен спорт дәресләре оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз