news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның вокаль ансамбле Кырымда ял итеп кайтты

Сабаның вокаль ансамбле Кырымда ял итеп кайтты
"Саба таңнары"

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Бәллүр» вокаль ансамблендә катнашучылар 17 июльдән 8 августка кадәр Кырымда «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең профильле иҗади сменасында булып кайтты. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Килгәннең беренче көнендә үк балаларны якты кояш, җылы диңгез, таулар һәм яшел бакчалар каршы алган. Аннан соң һәр көн уеннар, күңел ачулар, Кара диңгездә су коену белән узган, ә иң мөһиме - балалар педагоглар тарафыннан үткәрелгән иҗади тренингларда катнашканнар, анда үзләренең иҗади эшләрен төрле амплуаларда тәкъдим иткәннәр.

Өч атна дәвамында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен оештыручылар балаларны һәм җитәкчеләрне күңелле сюрпризлар белән гаҗәпләндерде: Алушта курорт-шәһәренә яр буе буйлап йөрү, Алупка шәһәренә бару. Ялтада диңгез буйлап катерда йөрү, анда балаларны Кырымның бөтен яр буе белән таныштыралар, ә Симферополь районының Доброе авылындагы туңдырма фабрикасында татлы ризыкның берничә төрен татып карыйлар.

Балалар һәм җитәкчеләр өчен иҗади смена чорында хореография, вокал һәм актерлык сәнгате буенча профессионаллар, легендар педагоглар һәм осталар белән мастер-класслар уздырыла. Балалар тәүлеккә биш тапкыр тукланып, оештыручыларның, вожатыйларның педагогларның һәм табибларның күзәтүе астында яшәделәр.

«Бәллүр» ансамбле өчен аерым вакыйга 26 июльдә булды, анда балалар Севастополь шәһәрендәге Офицерлар йортында «Балачак – мин һәм син» номеры белән концерт программасында катнашып халык мәхәббәтен яулады.

Смена ахырында һәр балага, җитәкчеләргә, әйдаман педагогларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100