news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Сатыш авылында беренче мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан чара була

Сабаның Сатыш авылында беренче мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан чара була
http://saby-rt.ru/

Саба районының Сатыш авылында беренче мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан чара узачак. Бәйрәм кичәсен октябрь аеның соңгы шимбәсендә үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Бер гасырлык юбилей,чыннан да, бик зур һәм мөһим дата. Шушы вакыт дәверендә мәктәптә берничә буын укытучылар хезмәт юлы узган, меңәрләгән бала зур тормышка юллама алган. Соңгы кыңгырау чыңлаганга ничә еллар узуга карамастан, белем йорты туган нигез кебек - һәрчак үзенә тарта, ә мәктәп еллары һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр булып саклана.

«Әгәр сезне дә Сатыш авылы мәктәбе белән нидер бәйли икән, хәтер сандыгында сакланучы истәлекләр белән уртаклашу, очрашу,аралашу өчен барыгызны да юбилейга чакырабыз», диелгән хәбәрдә.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/satys-avylynda-berence-maktap-acyluga-100-el-tulu-unaennan-cara-uzacak

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100