Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабаның Шәмәрдән участок хастаханәсендә яңа районара гериатрия бүлеге ачылды
Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсендә яңа районара гериатрия бүлеге ачылды. Әлеге бүлек 15 пациент өчен исәпләнелгән. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Бүлек эшенең төп юнәлеше – 65 яшьлек һәм өлкәнрәк кешеләрне реабилитацияләү һәм дәвалау.
Яңа бүлек Саба һәм Теләче районнарыннан беренче пациентларны кабул итте.
Бүлек капиталь ремонттан соңгы бинада урнашкан, кирәк-яраклар белән тулысынча җиһазландырылган.
Гериатрия бүлегендә дәвалануга юлламаны участок терапевты һәм гериатр бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз