news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Шәмәрдән участок хастаханәсендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде

Сабаның Шәмәрдән участок хастаханәсендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде
Фото: http://saby-rt.ru/

3-15 февраль көннәрендә Татарстанда XII «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале уза. Ул укучыларны медицина һөнәрләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Фестиваль кысаларында Шәмәрдән участок хас­таханәсе базасында «Ачык ишек­ләр көне» һөнәри юнәлеш би­рү чарасы үткәрелде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Укучылар халыкка медицина хезмәте күр­сәтү буенча баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина һәм Шә­мәрдән участок хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Гөлсинә Шәрипова чыгышын тыңлады. Укучыларга сәламәтлек саклау өлкәсенә ка­­гылышлы бай мәгълүмат бирелде.

Чарада шулай ук Саба районыннан Казан дәүләт медицина университетының педиатрия, дә­­валау факультетларында белем алучы VI курс студентла­ры катнашты. Экскурсия бары­шында балаларга ЭКГ һәм УЗИ ке­бек тикшеренүләрнең ни өчен үткәрелүен җентекләп аң­лат­ты. Аннары теләге булган һәр кеше тикшеренү узды.

«Ачык ишекләр көне» югары сыйныф укучыларына табиб һө­нәренә кызыксыну уятырга, районның әйдәп баручы медицина белгечләре белән аралашырга, шулай ук балаларны район үзәк хастаханәсе эше белән таныштырырга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100