news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Шәмәрдән авылында капиталь ремонттан соң почта элемтәсе бүлекчәсе эшли башлады

Сабаның Шәмәрдән авылында капиталь ремонттан соң почта элемтәсе бүлекчәсе эшли башлады
Фото: http://saby-rt.ru/

Бүген Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Саба районына эш сәфәре кысаларында Шәмәрдәндә капиталь ремонтланган почта элемтәсе бинасында булды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Почта бүлекчәсе 6 меңннән артык кешегә, шул исәптән 700гә пенсионерга хезмәт күрсәтә. Бина «Бердәм Россия» сәяси партиясе булышлыгында авыллардагы почта элемтәсен тагын да камилләштерү программасы нигезендә төзекләндерелде. Офисның тәрәзәләре, инженерлык челтәре алыштырылган, видеокамералар, кондиционерлар куелган, хезмәткәрләр өчен уңайлы эш урыннары булдырылган.

Нәтиҗәдәге халыкка бик кирәкле хезмәт күрсәтү урынында яңа мөмкинлекләр тудыруга да өстенлек бирелгән. Клиентлар биредә Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлә, шулай ук тонометр пульсоксиметр, контактсыз термометр ярдәмендә сәламәтлек күрсәткечләрен тикшерә ала.

Министрны республикадагы почта элемтәсе биналарын яңарту барышы белән «Татарстан почтасы» идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов таныштырды.

«Почта хезмәткәрләренең зур күпчелеге җитди хезмәт стажына ия. Шуңа бәйле рәвештә без аларның хезмәт хаклары артсын, матди-техник базасы ныгысын, почталарны басма материаллар белән тәэмин итүче «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте вакытлы матбугатны татар һәм рус телләрендә җиткерсен өчен көч куячакбыз. Гомумән алганда, Россиядә иң тармаклы хезмәтнең функцияләрен киңәйтү бурычы тора. Интернет аша заказ рәсмиләштергән товарны сиңа ике-өч көннән аны китереп тә бирәләр. Почта ул үзенә күрә бер иҗтимагый үзәк тә. Бирегә өлкәннәр еш кына үзара аралашу өчен дә килә. Программа кергән объектлар саны ел саен арта. Былтыр 15, быел 32 почта бинасы реконструкцияләнде. 2024 елда эш яңа форматта дәвам итәчәк»,– диде Айрат Хәйруллин.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында гәрчә хезмәт хаклары югары булмаса да, хат ташучыларның эшләрен яратып башкаруларын билгеләп үтте, аларга уңышлар, сәламәтлек теләде.

Министр шулай ук авыл башкарма комитеты һәм эзләү-коткару отряды урнашкан бина белән дә танышты. Хезмәткәрләрнең эш шартлары, цифрлы технологияләрдән файдалану мөмкинлекләре, документларны эшкәртүдә җитештерүчәнлекне арттыру өчен тәкъдимнәре белән кызыксынды.

Министрның эш сәфәре Сәрдә авылында төзелгән база мобиль элемтә станциясендә дәвам итте. Станция «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы кысаларында сафка баскан. Ачылыш тантанасында инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев, «Ростелеком»ның республика филиалы директоры Павел Гонцов һәм башкалар катнашты.

Фото: http://saby-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100