news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның Шәмәрдән авылында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган ярышта 300гә якын кеше катнашты

Сабаның Шәмәрдән авылында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган ярышта 300гә якын кеше катнашты
"Саба таңнары"

Саба районының Шәмәрдән авылында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан узган йөгерештә өч йөзгә якын кеше катнашты .Йөгерү буенча ярышлар башланганчы «Яшьлек» үзәге хезмәткәрләре һәр катнашучыга һәм җанатарга Георгий тасмасын өләште.

«Саба таңнары» сайтында хәбәр ителгәнчә, үз категориясендә җиңү яулаган һәр йөгерүчегә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бүләкләрне яшьләр үзәге директоры Динар Маканов, Шәмәрдән җирле үзидарәсе башлыгы Айдар Гәрәев һәм Шәмәрдән лицее директоры Илфат Мөхәммәтов тапшырды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot