news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Олы Нырты мәчетендә «Әдәп барда - иман бар» дигән темага ифтар мәҗлесе булды

Сабаның Олы Нырты авыл мәчетендә Рамазан аена багышланган «Әдәп барда - иман бар» дип исемләнгән ифтар ашы уздырылды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Имам Мансур абый мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычлар турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, мәчеткә җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды.

Кичәдә тема буенча китап күргәзмәсе оештырылган һәм китапханәче кыскача күзәтү үткәрде.

«Мөселманнар авыз ачканнан соң, бергәләп намазга басты. Шуннан соң ифтар кунаклары сыйланып, бай итеп әзерләнгән өстәлләр артында аралашты», диелгән хәбәрдә.

Фото: https://saby-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100