news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның Лесхоз бистәсеннән Казанның «Мәхәммәдия» мәдрәсәсенә гошер сәдакасы илттеләр

Саба районы Лесхоз бистәсендә яшәүчеләр Казанның «Мәхәммәдия» мәдрәсәсенә гошер сәдакасы илтеп тапшырдылар. Бу хакта http://saby-rt.ru сайтында Илмира Галимуллина яза.

Динебездә елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.

Лесхоз бистәсендә гошер җыю быел да бик оешкан төстә оештырылган. Мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафинның әйтүенчә, гошер җыю өчен билгеләнгән йөк машинасына халык 3 көн буе яшелчә китергән. Барлыгы 2 тоннага якын гошер җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot