news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның Иләбәр авылында Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелә

Сабаның Иләбәр авылында Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелә
"Саба таңнары"

6 августта Сабаның Иләбәр авылында «Милләтеңнең якты кояшы син» дигән чара була. Ул полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышлана. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Ул яшьләр арасында милли көрәшне популярлаштыру, көрәшчеләрнең спорт осталыгын арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә.

Ярышларда Арча, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба егетләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot