news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның «Игенче» хуҗалыгы комбайнчысы: Эшләгән кешегә, хезмәт кешесенә хөрмәт бар

Сабаның «Игенче» хуҗалыгы комбайнчысы: Эшләгән кешегә, хезмәт кешесенә хөрмәт бар
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Саба районының «Игенче» хуҗалыгында Әнәс Рәхмәтуллин «ACROS 550» комбайнында 3нче сезонын эшли. Ул хезмәт шартларыннан канәгать булуын, авыл җирен яратуын әйтте. Үзе районның Шекше авылыннан.

«Хәзер авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчегә барлык шартлар бар. Эшләгән кешегә, хезмәт кешесенә хөрмәт бар бит ул. Авылда яшәгәч, башка җирдә эшләүне күзалламадым да. Туган яклардан читкә китеп тә эшләп карадым, әмма барыбер дә техникадан аерылмадым. Әти-әни дә колхозчылар иде», — диде Әнәс Рәхмәтуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әнәс абыйның бар гомере колхоз, хуҗалык эшләре белән бәйле. Бары тик 10 ел чамасы читкә китеп эшләп кайта, хәзер 15 ел аграр тармакта. Кыш көнендә остаханәдә слесарь вазифаларын башкарса, яз көне чәчүдә дә катнаша.

«Урак яңгырлар аркасында сүлпәнрәк бара. Ә бит бөртеген дә югалтмыйча урып-җыясы иде. Уңышлар узган елгы чамасы кебек күренә. Алдагысын Ходай күрсәтер. Быелгы уракны да хәвеф-хәтәрсез, сәламәт булып, исән-сау тәмамларга язсын иде», — диде ул.

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматлар буенча, республика аграрийлары 1047386 тонна ашлык урып-җыйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100