news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе: Һава торышы киртәләр тезсә дә — бирешмибез

Сабаның «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе: Һава торышы киртәләр тезсә дә — бирешмибез
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Саба районының «Игенче» хуҗалыгы белән 2016 елдан Алмаз Зарипов җитәкчелек итә. Биредә игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Быел бөртеклеләрне урып-җыюга 25 июльдә керешкәннәр.

«Һава торышы киртәләр тезсә дә — бирешмибез. Әлеге көнгә барлыгы 490 тоннна ашлык суктырылды. Шуның 280 тоннасы көзге бодай, 210 тоннасы — көзге арыш. Гектардан уртача 25 центнер уңыш җыеп алына. Терлек өчен 12252 тонна сенаж әзерләнгән. Терлек булгач, ит тә, сөт тә бар. Узган елны 6508 центнер ит җитештергәнбез», — дип хуҗалык белән таныштырды Алмаз Зарипов «Татар-информ» хәбәрчесен.

Бүгенге көнне «Игенче»дә сөт савымы 38628 ц тәшкил итә. Шуның 35662 центнеры сатыла. Агымдагы елның 7 аена 3980 ц ит җитештерелгән. Чагыштырып карасак, узган елда бу вакытта 3939 ц ит җитештерү булган.

«Язгы чәчү эшләре яңгырлар аркасында бераз сүлпәнәешкә китсә, аннары җәй бераз кызу булды. Әле менә яңгырлар булу сәбәпле, комбайннар бер басудан икенчесенә «сикерә». Бүгенге көнне менә көзге бодай сугуны тәмамлап киләбез. Бары тик күчмә фондка салынасы орлык бодае гына калды», — диде хуҗалыкның баш агрономы Нияз Галиев

Баш агроном әйтүенчә, ашлык киптергечкә 18-19 процент дымлылык белән кайта. «Без быел шулай ук яңа сортлар чәчеп карадык. 100 гектарга «Тевкеч» дигән яңа сортны чәчеп карадык. Шулай ук «Рысак» сортлы солыны 90 гектарга чәчтек һәм яңа төр репродукцияле бодай алган идек. Ни кызганыч, уңыш муллыгы хафага сала. Сабаклар бик кыска», — диде ул.

Тулаем рәвештә бөртеклеләр бу хуҗалыкта 2500 гектарда чәчелгән булган. Басуларда эш сменалап корылган, заманча комбайннарда эшлиләр, эшчеләрне тукландыру да каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100