news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның «Игенче» җәмгыяте җитәкчелеге 100дән артык ветеранны ифтарга чакырып хөрмәтләде

Сабаның «Игенче» җәмгыяте ашханәсендә төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан 100дән артык ветеран һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар катнашында Ифтар мәҗлесе уздырылды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Мәҗлестә Мөдәрис хәзрәт Гыймранов катнашып, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.

Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы ифтарда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot