news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның «Гаилә паркы»нда Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре кичке уен оештырды

Сабаның «Гаилә паркы»нда Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре кичке уен оештырды
"Саба таңнары"

Сабаның «Гаилә паркы»нда Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре кичке уен оештырды. Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылган чарада Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк авылы үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Үзләре генә уйнап калмады, билгеле, мәйданга тамаша карарга килгән халыкны да уеннар эченә бөтереп алып кереп киттеләр. Татар халкының яратып уйный торган «Наза», «Гөлбану», «Яулык салыш», «Без, без, без идек», «Капкалы», «5 парлы», «Кәрия, Зәкәрия», «Ал кирәк, гөл кирәк» уеннарын искә төшерделәр.

«Милли җырлар яңгырады, бию көйләренә аяклар талганчы биеделәр, уеннарда оттыручыларга төрлечә «җәза» биреп, үзләренең генә түгел, тамашачыларның да кәефен күтәрделәр. Бәйрәмне карарга килүчеләр шимбә кичен әнә шулай милли моңнарыбыз, шаян да, моңсу да җырларыбызны искә төшереп, рухи ял алып үткәрде», диелгән хәбәрдә.

Фото: © «Саба таңнары»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100