news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның «Дулкын» халык бию ансамбле 60 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте

Сабаның «Дулкын» халык бию ансамбле 60 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте
Фото: http://saby-rt.ru/

Сабадагы «Дулкын» халык бию ансамбле 60 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте. Бу хакта http://saby-rt.ru сайтында Альмира Мәүлетова яза.

Концерт тамашасы биюләр белән беррәттән моңлы җырлар, юмор, уен коралларында уйнаучы осталар чыгышы белән үрелеп барды. Ахырдан халык аягүрә басып алкышларга һәм чәчәкләргә күмде үзләрен.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин коллективтагы һәрбер биючегә Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100