news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның "Яшьлек" халык бию коллективы Кырымда булып кайтты

"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале лауреатлары мастер-классларда, тарихи урыннарда, ярымутрауларда булдылар.

(Саба, 29 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Шушы көннәрдә Cаба сәнгать мәктәбенең Альбина Мөбарәкҗанова җитәкчелегендәге "Яшьлек" халык бию коллективы Кырымда узган "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале лауреатлары һәм дипломантларының җәйге иҗади сменасында булып кайтты. Бу хакта район газетасы хәбәр итә

Фестиваль җиңүчеләренә һәм лауреатларына Татарстан Президенты Р.Миңнехановның махсус бүләге булган әлеге сәяхәттә республикабыздан 200дән артык кеше катнашып, мастер-классларда, тарихи урыннарда, ярымутрауларда булдылар, концертлар куйдылар.

Белгәнебезчә, Cаба сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» халык бию коллективы быел «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 1 урын яулауга иреште. Куйган тырышлыкның, максатчанлыкның бервакытта да эзсез узмавының мисалы шул – 28 укучыны берләштергән коллектив гүзәл табигатьле Кырымда ял итү бәхетенә иреште. Укучылар 18 көн дәвамында Бахчасарай районы Песчаное авылындагы А.В.Казакевич исемендәге сәламәтләндерү лагеры-пансионатында яшәделәр.

«Кырымда узган 18 көн бик тыгыз, чараларга бик бай булды, иртүк чыгып китеп, төнлә генә кайтып кердек. Балаларның йокылары туеп җитмәсә дә, күңелдә мәңге онытылмаслык тәэсирләр, якты мизгелләр калды. 15 июльдә Севастопольдәге Офицерлар йортында Кара Диңгез флотының 235 еллыгы уңаеннан уздырылган бик мәртәбәле чарада катнаштык. Бу бик зур концерт булды, барысы да флот киеменнән булган тулы залда чыгыш ясавыбыз бик зур дәрәҗә иде. Шулай ук Бахчасарайның Ленин мәйданында узган зур программа да якты хисләр калдырды. Биредә Президентыбызның бүләге – төнге күктә фейерверклар очты. Балалар өчен биредә ял белән бергә дөньяны танып белү чаралары үрелеп алып барылды. Төрле викториналарда үзләрен сынадылар, Кара диңгезне күреп, анда йөзеп хозурландылар», - ди «Яшьлек» халык бию коллективы җитәкчесе Альбина Мөбарәкҗанова.

Фестивальнең продюсеры Дмитрий Туманов та корабльләрдә һәм хәрби частьларда куелган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале концертларын күп еллар дәвамында хәрби хезмәттәгеләргә зур бәйрәм, Кара диңгез флоты һәм Татарстан «йолдызчыклары» арасында дуслык күпере сузучы чара дип бәяләде. Фестиваль кунаклары шулай ук Ялта шәһәрендә, «Артек» халыкара балалар үзәгендә булып, барлыгы биш концерт программасы күрсәттеләр. «Без Кырымнан әйтеп бетергесез хис-кичерешләр белән кайттык. Шунысын да әйтергә кирәк, бу бәхет елмайганчы зур тырышлык куярга туры килде. Ел дәвамында төрле конкурсларда катнашып, осталыгыбызны арттырдык. Ял итү, табигатькә соклану белән беррәттән, үзебезгә төрле яңалыклар, ачышлар ясадык. Безгә мондый мөмкинлек тудырган район башлыгы Рәис Миңнехановка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга, җитәкчебез Альбина Мөбарәкҗановага зур рәхмәтлебез», - ди Динара Галимуллина.

Шулай ук «Яшьлек» коллективы биючеләре әлеге сәфәрнең үзләрен тагын да якынайтуын, бердәмлекне арттыруын, бер гаилә итеп туплавын да билгеләп үттеләр. Альбина Мөбарәкҗановага балаларның ихлас рәхмәте белән бергә, сәнгати иҗатны үстерү, Татарстан Республикасы һәм Бахчасарай районы арасында мәдәни бәйләнешне булдыруда үзеннән зур өлеш керткәне өчен Бахчасарай районының муниципаль мәгариф башлыгының Рәхмәт хаты да тапшырылды. Кырымның шифалы һавасы, күгелҗем төстәге диңгез шавы, тәҗрибә уртаклашулар, җылы атмосфера – «Яшьлек»леләрне яңа уңышларга, җиңүләргә рухландырса иде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot