Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабаның “Тимерхан” хоккей командасы Сочига китте
Сабалылар мәртәбәле ярышта катнашу хокукын республикада сайлап алу уеннарында Сарманның “Җәлил” командасын отып яулады.
(Саба, 14 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов 9 майда Сочига “Төнге хоккей лигасы” профессиональ клубларда уйнамаган командалар оешмасы ярышларына очар алдыннан Сабаның “Тимерхан” хоккей командасы белән очрашты. Сабалылар мәртәбәле ярышта катнашу хокукын республикада сайлап алу уеннарында Сарманның “Җәлил” командасын отып яулады, дип яза җирле басма.
Эчкерсез сөйләшү барышында команданың эмблемасы, спорт киемнәренә кагылышлы хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр ачыкланды. Тренер Айрат Әхмитшин сүзләренә караганда, “Тимерхан” “Любитель 18+ Лига надежд” дивизионында уйныячак. Барысы 8 төркемдә 1нче урыннар ачыкланачак. Райондашларыбызга башта Краснояр, Алтай крайлары, Свердловск өлкәсе хоккейчылары белән уйнарга туры киләчәк. Беренче көндәшләре – Алтай краеның “Бочкари” командасы белән сабалылар 11 майда очраша. Уеннарны онлайн спорт каналларында, “хоккей лигасы” сайтында карап булачак. Рәис Миңнеханов әйткәнчә, Сочида Россия күләмендәге ярышта җиңү яулаган төбәккә спорт сарае төзелешенә 100 миллион сум акча биреләчәк. “Ходай бирсә, үзләре тырышсалар, бәлки шундый байлык белән дә әйләнеп кайтырлар әле”, – диде район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз